2020 елның 19-20 февралендә Мәскәүдә РФ Сәнәгать-сәүдә палатасында Арктика-2020 V Халыкара конференциясе уздырыла. Татарстан Республикасының кызыксынулы предприятиеләре һәм оешмалары да анда катнашуга чакырыла. Чара кысаларында дәүләт хакимияте органнары, Россия һәм чит илләрнең нефть-газ тармагыннан зур предприятиеләр вәкилләре, фәнни, тикшеренү һәм проект институтлары, оешмалар делегатлары Арктиканың тотрыклы социаль-икътисади үсешенә ярдәм итү, Россия Федерациясенең әлеге зонасына инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай шартлар тудыру ысуллары буенча фикер алышачак.
Анда шулай ук, җир асты биләмәләреннән файдалану һәм экологик иминлек мәсьәләләрен, Арктика зонасында халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләрен, “Россия Федерациясе Арктик зонасын социаль-икътисади яктан үстерү” дәүләт программасының башка нигезләмәләрен тормышка ашыруны кертеп, Арктика турындагы законга кертелгән яңалыклар да каралачак.
“Арктика-2020” конференциясе “Система Консалтингы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм “Төбәк энергетикасы һәм энергияне сак тоту” мәгълүмати-аналитик журналы тарафыннан Россия Федерациясе Сәнәгать-сәүдә палатасы, И.М.Губкин исемендәге Россия нефть һәм газ дәүләт университеты (НИУ) белән берлектә уздырыла.
Конференциядә катнашу турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән телефон аша (+7 (495) 662-97-49) танышырга була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте