Татарстан юннатлары – сезнең өчен! Табигатьне өйрәнү белән мавыгучыларга бәйгеләр сериясе башлана

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы әйләнә-тирә мохитебезне өйрәтү һәм күзәтү белән мавыгучы яшьләрне бәйгеләрдә катнашырга чакыра:

- “2019 елның яшь натуралистлары”. Бәйге команда белән катнашуны күздә тота: команда гомуми белем бирү учреждениеләренең һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең 10нан 16яшькә кадәрге 4-10 укучысыннан торырга мөмкин. Аның төп этабы берничә биремне үтәүне күздә тота. Алар арасыннан – “яшел сан алу”, кошларны исәпкә кую көннәрен уздыру һәм юннатлар отрядлары коллекцияләрен булдыру. Гаризаны команда лидеры 2019 елның 15 сентябренә кадәр электрон почтага young.greentatarstan@yandex.ru тапшыра. Бу хакта тәфсилле мәгълүматлар белән Нигезләмәдә танышырга була.

- “Яшь натуралист көндәлеге” бәйгесендә катнашу өчен “Вконтакте” социаль төркемендә (https://vk.com/club178300170) проект төркеменә керергә, шулай ук “Инстаграм”дагы сәхифәгә язылырга кирәк. Бәйге (10-16 яшьлек укучылар өчен) сентябрь башыннан үткәрелә һәм 2 этаптан: көндәлек алып бару һәм биремнәрне мөстәкыйль үтәү буенча башлангыч әзерләнүдән тора. Конкурс эшләрен яклау октябрьдә йомгаклау Слетын үткәрү вакытында хәл ителәчәк.

- “Фәнни-тикшеренү эше”. Заявкалар һәм портфолио 10-16 яшьлек укучылардан 2019 елның 15 сентябренә кадәр Anastasia.Merdyukova@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә. Хезмәт юнәлешләре – ботаника, зоология, экология. Пректларны яклау  Юннатлар слетын үткәрү кысаларында хәл ителә.

- “Тыюлык сукмакларыннан” – мәгариф учреждениеләре педагоглары һәм 18яшьтән зуррак кызыксынулы гражданнар чакырыла. Проектта төрле экологик системалар аша һәм эстетик, табигатьне саклау һәм тарихи әһәмияткә ия булучы башка табигый объектлар, архитектура  ядкәрләре аша узучы махсус җиһазландырылган маршрутлардан торырга мөмкин. Гаризалар 2019 елның 20 сентябренә кадәр электрон почтага (young.greentatarstan@yandex.ru) кабул ителә.

- “Яшь натуралистлар” хәрәкәте гимнын булдыру буенча бәйгегә 10 яшьтән зуррак РФ гражданнары, шулай ук һөнәри коллективлар һәм һәвәскәр коллективлар, музыкаль төркемнәр, шагыйрьләр, солистлар һәм композиторлар чакырыла. Гаризалар 2019 елның 20 сентябренә кадәр электрон почтага (young.greentatarstan@yandex.ru) кабул ителә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International