“Туып үскән төбәгебезнең экологиясе” бәйгесенә гариза тапшырырга ашык!

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

2019 елның 15 сентябренә кадәр Татарстанда 12 яшьтән зуррак мәктәп укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук аларның укытучылары  “Туып үскән төбәгебезнең экологиясе” бәйгесендә катнашуга чакырыла. Әмма бер шарты бар: үз хезмәтеңнең Татарстан территориясе буенча эшләнелүе һәм тормышка ашырылуы кирәк. Бәйгедә катнашуга 4 һәм аннан кимрәк кешедән торган командалар кертелә. Проект түбәндәге юнәлешләр буенча чаралар комплексын үз эченә алырга тиеш:

- табигый территорияләрне һәм башка территорияләрне төзекләндерү;

- фәнни-тикшеренү проектлары /экологик экспедицияләр;

- экологик-агарту характерындагы проектлар.

Бәйге финалына чыгучыларның һәммәсен “Түбән Кама” Илкүләм паркына экскурсия көтә. Җиңүче команда Санкт-Петербургка юл тотачак, ә вице-чемпионнар акваланг белән Казанның Голубое күле төбенә төшү мөмкинлегенә ирешәчәк.

Бәйгедә катнашу турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән Бәйге нигезләмәсендә танышырга була.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International