ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2024 ел
җомга

Экология министрлыгына Буа районында яшәүчедән Татар Буасы авыл җирлеге территориясендә туфракның уңдырышлы катламын үз белдеге белән алу һәм күчерү турындагы мөрәҗәгате килде.


14
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Сарман районы территориясендә күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Сарман авылында Профсоюз урамында һәм Җәлил шәһәр тибындагы бистәдә рөхсәтсез салынган кар өемнәрен  ачыклаганнар. 

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгында экоактивистлар очрашуы булып узды. Анда экологик берләшмәләр кураторлары һәм Казан югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре катнашты.

Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан экологик мониторинг барышында Теләче районының «Чиста» ҖЧҖ биологик чистарту корылмаларының агынты суларын җитәрлек чистартмау факты теркәлгән.


13
март, 2024 ел
чәршәмбе

Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары «Карлыгач» балалар бакчасы балалары өчен «Табигать белгечләре» дип аталган экологик чара оештырганнар. 

Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш районы территориясендә, Нократ елгасы ярында, Мамадыш шәһәре янында төбәк дәүләт геологик контроле үткәргәндә санкцияләнмәгән карьерны ачыклаганнар.

Татар табигатьне саклау районара прокуратурасы соравы буенча экологлар район территориясендә санкцияләнмәгән кар чүплекләрен карадылар. 

Татарстан оешмаларыннан электрониканы бушлай утильләштерүгә табигатьтән рациональ файдалану фондына 1617 гариза килгән. Республиканың 32 торак пункты территориясеннән 185 тоннадан артык электрон һәм электр җиһазлары калдыклары чыгарылган инде. Программада катнашкан оешмаларның гомуми саны 547 тәшкил итә.


12
март, 2024 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнары Башкарма комитетлары вәкилләре катнашында киңәшмәләр үткәрде.

7 марттан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама муниципаль районында атмосфера һавасына антропоген йөкләнешне киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында» 2016елның 9 ноябрендәге  карары үз көчен югалтуга бәйле рәвештә, Түбән Кама һәм Тукай районнарында Түбән Камадан 3 км ераклыкта яңа  җитештерү булдыру яки гамәлдәге җитештерүне киңәйтү мөмкинлеген анализлауның яңа тәртибе билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International