ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экоактивистлар очрашуы булып узды. Анда экологик берләшмәләр кураторлары һәм Казан югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре катнашты. Очрашу барышында 2024 елга планнар турында фикер алыштылар һәм проектларны бергәләп тормышка ашыру мөмкинлеге турында уйландылар.
Министрлыкның эше һәм экологик проектлар турында активистларга экология министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде.
«Узган ел горурланырлык казанышлар күп булды. Бигрәк тә «Россия суы» бөтенроссия акциясендә җиңүне билгеләп үтәсем килә. Татарстан инде өч тапкыр җиңүче булды һәм бу сезнең - активистлар, волонтерлар һәм республикабызның ваемсыз булмаган кешеләре ярдәмендә булды. Быел да Сез республика файдасына уздырыла торган өмәләрдә актив катнашырсыз дип ышанам», - дип сөйләде Егор Тарнавский.
Очрашуда катнашучылар алдында шулай ук «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова чыгыш ясады һәм балаларны хәрәкәтнең эшчәнлеге һәм тарихы белән таныштырды. Исегезгә төшерәбез, хәзер «Чиста булачак» сафларында 10 меңнән артык бала. Чараның ахырында экологик берләшмәләр командалары арасында интеллектуаль тематик уен узды.