7 марттан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама муниципаль районында атмосфера һавасына антропоген йөкләнешне киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында» 2016елның 9 ноябрендәге карары үз көчен югалтуга бәйле рәвештә, Түбән Кама һәм Тукай районнарында Түбән Камадан 3 км ераклыкта яңа җитештерү булдыру яки гамәлдәге җитештерүне киңәйтү мөмкинлеген анализлауның яңа тәртибе билгеләнде.
Документ нигезендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итәргә тиешле мәгълүматлар исемлеге расланды. Мәгълүмат Түбән Кама, Тукай районнары территориясендә 1, 2 һәм 3 категорияле объектлар критерийларына туры килгән объектлар төзү һәм (яки) реконструкцияләү планлаштырылган очракта җибәрелергә тиеш.
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән күләменнән артып китмәве өчен һаваның сыйфатын анализлый һәм анализ нәтиҗәләре буенча аның нәтиҗәләрен кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең республика буенча идарәсенә җибәрә.
Министрлык шулай ук анализ нәтиҗәләрен исәпкә алырга һәм хуҗалык итүче субъектларга документ пунктларын үтәү буенча гамәлләрне тәкъдим итәргә бурычлы. Шул исәптән республикада Кулланучылар хокукларын яклау һәм иминлек өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенә хуҗалык объектларына уңай санитар-эпидемиологик нәтиҗәләр биргәндә анализ нәтиҗәләрен исәпкә алырга тәкъдим итәргә. Һава күрсәткечен анализлауның яраклылык вакыты 1 ел тәшкил итә.
Тулы мәгълүмат сылтама буенча: https://eco.tatarstan.ru/o-provedenii-analiza-dopustimosti-stroitelstva.htm