ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнары Башкарма комитетлары вәкилләре катнашында киңәшмәләр үткәрде.
Киңәшмәдә идарә башлыгы территориаль идарәнең 2023 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм «яшел» акча хисабына табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Шулай ук киңәшмәләрдә район халкының экология мәсьәләләре буенча шикаятьләре каралды. Әйтик, Арча районында иң актуаль мәсьәлә-чистарту корылмалары төзү мәсьәләсе иде. 2023 елда гына да бу районда яшәүчеләрдән Казансу елгасына законсыз агынты сулар агызу буенча 21 шикаять килде. Төп шикаятьләр Арчаның «Арча» сөт комбинаты белән бәйле. Киңәшмәдә сөт комбинаты өчен локаль чистарту корылмалары төзү мәсьәләсе күтәрелде. Бүгенге көндә аларны төзү өчен урын билгеләнгән, проектны эшләү мәсьәләсе хәл ителә.
Шулай ук киңәшмәләрдә яр буйларында төзелешкә юл куймау өлешендә су саклау законнары нормаларын үтәү һәм халыкның су объектларына ирекле керүен чикләү мәсьәләләре күтәрелде.