Татарстанда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» кысаларында 185 тонна электр җиһазлары калдыклары җыелган

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Татарстан оешмаларыннан электрониканы бушлай утильләштерүгә табигатьтән рациональ файдалану фондына 1617 гариза килгән. Республиканың 32 торак пункты территориясеннән 185 тоннадан артык электрон һәм электр җиһазлары калдыклары чыгарылган инде. Программада катнашкан оешмаларның гомуми саны 547 тәшкил итә.

Рациональ табигатьтән файдалану фонды сайтында бюджет оешмаларыннан теркәлүләр саны буенча Татарстан Республикасы федераль программага кушылган төбәкләр арасында алдынгы урынны алып тора.

Татарстан халкы үтенече буенча иске электр җиһазларын утильләштерү программасы төбәкләрнең бюджет учреждениеләре өчен генә түгел, ә теләсә кайсы физик зат өчен дә ачык булды.

2022 елның сентябреннән 2023 елның маена кадәр җыелган җиһазлар массасы буенча Татарстан Республикасы Россиянең иң актив төбәкләре санына керде.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның августында Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды (Мәскәү өлкәсе) арасында экологик программаларны гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Имзаланганнан соң «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы ТР территориясендә дә таралды.

2023 елда Фондның электрон платформасында, Татарстан инициативасы буенча, катнашучыны теркәү кырында физик затлар өчен тутыру формасы барлыкка килде. Теркәлгәннән соң катнашучы электрон почтасына куратор  белешмәләре  белән мәгълүмат ала.

Федераль программаның төп максаты-халыкка үз срогын үтәгән техниканы эшкәртүгә экологик һәм уңайлы итеп тапшыру мөмкинлеге бирү.

Искәртеп узабыз, утильләштерү табигатьтән рациональ файдалану фондының Люберцы һәм Саранск шәһәрләрендә электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын эшкәртү буенча җитештерү куәтләрендә башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International