ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2024 ел
шимбә

«Крокус Сити Холл» концерт залында булган коточкыч теракт. Дистәләгән кеше һәлак булды һәм 100 кеше яраланып зыян күрде.


22
март, 2024 ел
җомга

Бүгенге сәхифәбезнең  герое - Любовь Леонидовна Козеева. Менә инде 19 ел Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсендә эшли һәм 14 ел экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеген җитәкли.

Чирмешән авылының «Орион» яшьләр үзәгендә «Һәр почмакка «Чиста булачак» проекты кысаларында беренче экологик-агарту форумы узды. Форумда 60 экоактивист катнашты.

15-22 март көннәрендә Казан шәһәре һәм Зеленодольск районында атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре 17 тапкыр  атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән  артып китүен теркәгән.

«Файдалы казылмалар ятмаларын эшкәртүнең техник проектларын, җир асты корылмаларын төзү һәм эксплуатацияләүнең техник проектларын, тау чыганакларын бетерү һәм консервацияләүнең техник проектларын, бораулау скважиналарын һәм җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле башка корылмаларны файдалы казылмалар төрләре һәм җир асты байлыкларыннан файдалану төрләре буенча әзерләү, килештерү һәм раслау тәртибе турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә Җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләүнең федераль дәүләт автоматлаштырылган системасында (ФГИС «АСЛН») су чыгару күләме тәүлегенә 500 куб.м дан артмаган җир асты суларына һәм җирле әһәмияттәге җир асты корылмаларына карата «Җирле әһәмияттәге җир асты  кишәрлекләре буенча техник проектларны килештерү» яңа функционалы гамәлгә ашырылды.

16 апрельдән Татарстанда «Макулатура тапшыр – агачны сакла!» эко-марафоны старт ала.

Дуслар, бүген бик мөһим бәйрәм – Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә! Су безгә тормыш, үсеш мөмкинлекләре бирә. Су безне елга һәм диңгез юллары һәм маршрутлар белән  берләштерә.


21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары «Чишмә» балалар бакчасында танып белү уены – «Экологик ассортимент» викторинасын үткәрделәр.

Чистай районы территориясен күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары тарафыннан кышкы юлларны җыештырганнан соң рөхсәтсез кар салу факты ачыкланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International