Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Матбугат хезмәте журналистлар, блогерлар һәм матбугат хезмәтләре арасында «InfoWaste» Бөтенроссия экологик конкурсы лауреаты булды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт Думасында экология проблемаларына багышланган InfoWaste-2023 конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Конкурс финалында муниципаль, төбәк һәм федераль ММЧ һәм блогларда урнаштырылган 94 эшкә финал этабында катнашырга рөхсәт ителде. Аларны 51 төбәктән 87 автор тәкъдим итте.

Оештыру комитеты әгъзалары җиңүчеләр исемлеген раслады: 7 төбәктән 11 эш иң яхшысы дип танылды.

«Иң яхшы матбугат хезмәте» номинациясендә ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының матбугат хезмәте җиңүче булды. Жюри ведомствоның рәсми сайтында экология мәсьәләләренең ничек яктыртылуын бәяләде.

Дипломны җиңүчеләргә Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты әгъзасы Николай Будуев тапшырды.

 

Исегезгә төшерәбез, «InfoWaste» Бөтенроссия журналистика һәм блогерлык эшләре, компанияләрнең һәм төбәк администрацияләренең матбугат хезмәтләре конкурсы ел саен «ЭКОТОЛК» ассоциациясе һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эш бирүчеләрнең «РУСРЕЦИКЛИНГ» Гомумроссия тармакара берләшмәсе инициативасы белән Россия Журналистлар берлегенең журналист-экологлар ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International