Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның шәхси кабинетында яңа мөмкинлек барлыкка килде

2024 елның 22 марты, җомга

«Файдалы казылмалар ятмаларын эшкәртүнең техник проектларын, җир асты корылмаларын төзү һәм эксплуатацияләүнең техник проектларын, тау чыганакларын бетерү һәм консервацияләүнең техник проектларын, бораулау скважиналарын һәм җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле башка корылмаларны файдалы казылмалар төрләре һәм җир асты байлыкларыннан файдалану төрләре буенча әзерләү, килештерү һәм раслау тәртибе турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә Җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләүнең федераль дәүләт автоматлаштырылган системасында (ФГИС «АСЛН») су чыгару күләме тәүлегенә 500 куб.м дан артмаган җир асты суларына һәм җирле әһәмияттәге җир асты корылмаларына карата «Җирле әһәмияттәге җир асты  кишәрлекләре буенча техник проектларны килештерү» яңа функционалы гамәлгә ашырылды.

Яңалык проект документациясен җир асты байлыкларыннан файдаланучының шәхси кабинеты аша килештерү өчен гариза бирергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International