«Тормышта иң мөһиме- позитив фикер йөртү!» дип саный безнең бүгенге «Экология — йөзләрдә» сәхифәсе геройы. Мартта без сезгә искиткеч хатын кызларыбыз турында сөйләвебезне дәвам итәбез

2024 елның 22 марты, җомга

Бүгенге сәхифәбезнең  герое - Любовь Леонидовна Козеева. Менә инде 19 ел Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсендә эшли һәм 14 ел экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеген җитәкли. Су, һава, җирнең чисталыгы- бүлек  ел саен  Кама аръягы зонасында яшәүчеләр өчен 1500дән артык проба ясый. Үз эшенең чын профессионалы Любовь Леонидовна җаваплы һәм югары квалификацияле җитәкче генә түгел, ул яшь коллегалары өчен иң яхшы остаз да. Һәрбер анализны һәм һәр яңа җиһазны шәхсән өйрәнә, киңәш, юнәлеш бирә һәм барлык катлаулы сорауларга җавап табарга булыша. Ул шулай ук бик иҗади шәхес – чигүне ярата, күп укый, үзенә яңа дөнья ачып,  таныш булмаган урыннарда сәяхәт итәргә ярата. «Мин бәхетле кеше, чөнки мин һәр иртә эшкә шатланып барам һәм кич белән өйгә дә шатланып кайтам»,- ди безнең герой. Ул экология фән турында гына түгел, ә, беренче чиратта, тормыш турында дип ышана. «Позитв уйларга кирәк: эшләнгән бар нәрсә дә бары яхшыга гына!» - ди безнең эколог. 18 мартта безнең Любовь Леонидовнаның юбилее булды! Министрлык коллективы күпсанлы котлауларга кушыла һәм сәламәтлек, йөрәгегездә һрвакыт яз яшәвен тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International