Минзәләнең «Чишмә» балалар бакчасы балалары «Эколята» сафларын тулыландырды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары «Чишмә» балалар бакчасында танып белү уены – «Экологик ассортимент» викторинасын үткәрделәр.

Балалар табигатьнең гаҗәеп дөньясына чын мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Алар урман кешеләре белән таныштылар, нинди җиләкләр һәм гөмбәләр ашарга яраклы, ә кайсылары яраксыз икәнен, үсемлекләрнең файдалы үзлекләре һәм урманда үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында белделәр. Балалар экологларга кечкенә театраль – уен сәхнәсен күрсәттеләр, Урман табышмакларын чиштеләр, экологик викторина сорауларына җавап бирделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, ә Экология министрлыгы инспекторы Ләйлә Галимова балаларга бүлмә гөлләрен ничек дөрес утыртырга икәнен күрсәтте.

Актив катнашулары өчен балаларга Министрлыкның «Экология мәктәбе»ннән бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International