15 марттан 22 мартка кадәр бер атна эчендә экологлар күп кенә артып китүләрне теркәгән

2024 елның 22 марты, җомга

15-22 март көннәрендә Казан шәһәре һәм Зеленодольск районында атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре 17 тапкыр  атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән  артып китүен теркәгән.

Зеленодольск районы Осиново авылында урнашкан АСКЗА-1дә  җилнең нуль тизлегендә максималь тапкырлыгы 2,05 ПДК белән күкертле водородның рөхсәт ителгән күләменнәна артуы  16 тапкыр теркәлгән. Артулар 18,19, 20 һәм 21 мартта  булган.  Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә, халык шикаятьләре буенча, күчмә экологик лаборатория төнлә пробалар алуны  оештырды. Урынга чыгу кысаларында шулай ук күкертле водород буенча арту теркәлгән.

И.Шакиров проспектында урнашкан АСКЗА-5тә азот диоксиды буенча максималь тапкырлыгы 1,4 ПДКм.р. булган 1 арту теркәлгән.

Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсенә һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә арттырулар турында мәгълүмат җибәрелде.

Казанда урнашкан башка станцияләрдә узган атнада пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуы теркәлмәгән.

Быелның 1 гыйнварыннан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 933 меңнән артык үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 311 меңнән артык үлчәү уздырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International