16 апрельдән Татарстанда «Макулатура тапшыр – агачны сакла!» эко-марафоны старт ала.
Акция елына 2 тапкыр даими рәвештә, «Агач бүләк ит» www.подари-дерево.рф. проекты ярдәме белән уза. Марафон Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре арасында ярышлар рәвешендә үтә. Төп бурыч кешеләрнең игътибарын ресурсларны саклауга җәлеп итү, табигый ресурсларны куллануның исрафлылыгы турында уйланырга мәҗбүр итү, шулай ук калдыкларны икенчел эшкәртүне үстерүгә өлеш кертү.
Татарстанның барлык уку йортлары, иҗтимагый оешмалары, предприятиеләре, компанияләре һәм башка учреждениеләре катнаша ала. Моның өчен 300 килограммнан да ким булмаган макулатура җыярга һәм гаризаны акциянең Сдавайбумагу.рф яки www.Sdai-Bumagu.com рәсми сайтында калдырырга кирәк.
300 килограмм җыя алмаучылар, әмма акциядә катнашырга теләүчеләр, эш урыны буенча яки якындагы уку йортына, учреждениегә «Макулатура тапшыр-агачны сакла!» акциясендә катнашырга тәкъдим белән мөрәҗәгать итә ала.
Исегезгә төшерәбез, тапшыруга дөрес әзерләнү өчен икенчел эшкәртелергә тиешле макулатураны җыярга кирәк: ялтыравыклы журналлар, газеталар, офис кәгазе, дәфтәрләр, крафт кәгазе. Пластик элементларны алып ташлап, тыгыз итеп бәйләү яки тыгыз һәм җыйнак итеп тартмаларга җыю яхшы.
Макулатураны чыгаруга гаризаларны акциянең www.сдавайбумагу.рф рәсми сайтында алдан калдырырга кирәк, җыелган макулатураны чыгару акция расписаниесе буенча эшкәртүче компания транспорты белән башкарылачак.
Акциядә катнашучыларның барысы да рәхмәт хатлары, ә иң нәтиҗәлеләре акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. Бүләкләү бер яки берничә оешма бер җыю ноктасында 1 тоннадан артык авырлыктагы макулатура җыйса түләнә.
Акция нәтиҗәләре буенча муниципалитетларның «Яшел рейтингы» төзеләчәк.