“Татмедиа” агентлыгының брифинг-залында «Татарстан Республикасы сулыклары хәле. Эчәргә яраклы суның сыйфат мәсьәләсе» темасына пресс-конференция булып узды.
Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 633 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Экология милициясе тарафыннан Казанда - 266, Яр Чаллыда - 98, Түбән Камада 56 очрак ачыкланган. Бу турыда ТРның Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Бүген ТР Фәнни академиясендә, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә оештырылган, “Татарстан Республикасы актуаль экология мәсьәләләре” исемле VII Республика фәнни конференциясе булып узды.
Узган атнада «ТНВ» каналында чыгучы «Экологика» программасы журналистлары Әлмәткә барып, шәһәр һәм райондагы экологик хәлне үз күзләре белән карап кайтты. Әлмәт һәм Акташ посёлогының чистарту корылмалары, чүп чыгару, кабул итү пунктлары белән танышты.
Казан шәһәренең 159нчы юридик лицеенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән оештырылган “Җир - туган йортыбыз” Республика фәнни-гамәли семинары булып узды.
Түбән Камада, шәһәр һәм промышленность зонасындагы атмосфера пычрануын күзәтеп торучы, күчерелмәле лаборатория барлыкка килде