Әлмәт шәһәренең экология мәсьәләләре

2007 елның 10 декабре, дүшәмбе

Кешененең яшәү рәвеше чистарту корылмасы эшчәнлегенә турыдан-туры тәэсир итә.  Фатирга куелган счётчиклар су агымын азайтса да,  кайбер матдәләрнең микъдар күрсәткечләре кимемәде. Мәсәлән, судагы югыч әйберләр концентрациясе артканнан арта. 50-нче елларда төзелгән чистарту корылмалары суны тиешле дәрәҗәдә чистарта алмавы  бу хәлне тагын да кискенләштерә. Мәгълүм булганча, ул вакытларда кер сабыны һәм “Лотос” порошогыннан башка берни кулланмаганнар.   

Капиталь  ремонт ясау өчен, чистарту корылмаларында резерв юк. Конструкцияләр искереп беткән. Бетон кебек ныклы материал да вакыт узу белән таркала. Былтыр аэротенк стенасының җимерелүен  искә төшереп үтәргә кирәк.

Бүгенге көндә Әлмәт шәһәре  төп вазифаларының берсе – 3-нче чиратны заманча җиһазлар белән тәэмин итеп, аларны эшкә җигү. Шул вакытта гына, иске конструкцияләрне ремонтлау өчен, озак көтелгән вакыт резервы барлыкка киләчәк. Ә хәзергә чистарту корылмаларының калган як стеналарын өрлек белән терәтеп куюдан башка чара юк.                                                                         

Райода  чүпне җыю һәм чыгару эше булса,  шәһәрдә аны эшкәртү мәсьәләсе беренче урында тора. Инде 4 ел дәвамында бөтен чүп-чар чүп аралаучы станция аша үтә. Башта чүпне үлчиләр, соңрак конвейр аркылы үткәрәләр, кулдан эшкәртәләр, аннан соң гына вак чүпне эресеннән аералар. Калай, иске чүпрәк, макулатура, пластик шешәләр, катыргы, кәгазь,  пенопласт, пыяланы район Ростехнадзор кабул итү пунктларына  эшкәртергә җибәрәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International