«Ford» микроавтобусында көйләнгән техника белгечләргә, унсигез күрсәткеч буенча, тикшеренү нәтиҗәләрен алырга ярдәм итәчәк. Тикшеренүләрнең күбесен шунда ук үткәрергә мөмкин. Тиздән онлайн режимындагы барлык мәгълүмат белән Түбән Камада яшәүче һәркем файдалана алачак. Алга таба, шәһәрнең кызу хәрәкәтле урыннарның берсендә, экологик халәт турында тәүлек буе трансляцияләүче зур монитор куелыр, дип исәпләнә. Һава анализы да Красный Ключ посёлогындагы экология мониторинг үзәгенә даими хәбәр итеп торылачак. Күчерелмәле лаборатория республика бюджеты бүлеп биргән акчага сатып алынды. “Яшел” машина Татарстанга, якынча, 8 миллион сумга төште.