“Татарстан Республикасы актуаль экология мәсьәләләре” исемле VII Республика фәнни конференциясе

2007 елның 12 декабре, чәршәмбе

Экология мәсьәләсе чишелешен фәнни яктан тәэмин итү, экологик белем һәм тәрбия системасы, тирә-як мохитенең  сәламәтлеккә йогынтысы турында “Татарстан Республикасының актуаль экология мәсьәләләре” исемле VII  Республика фәнни конференциясендә сүз алып барылды.

Министр әйтүенчә, ТР табигать саклау идарәсе, ТР  Фәнни академиясе белән берлектә, республиканың  экология иминлеге   өстендә эшли.

“Алдыбызга куелган төп мәсьәләрнең берсе - чараларның нәтиҗәле эшләнелеше һәм тормышка ашырылуы, табигый байлыкларны  саклап калу, системалы экологик планны камилләштерү һәм табигать саклау эшчәнлеге белән идарә итү. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы экология иминлеге максатын күздә тотучы 2008-2015 ел программасы өстендә эшлибез. Аның кысаларында промышленность үсеше китереп чыгарган экологик мәсьәләләрне инновацион технология нигезендә    хәл итү карала”, - дип ТРның Экология һәм табигый байлыклар министры Ә.К.Садретдинов ачыклады.

Быел, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан, кыйммәт бәягә Түбән Кама өчен,  һавага чыгучы газларның күләмен һәм составын ачыклаучы, күчмә лаборатория сатып алынды.

2008 ел программасын төзү тәмамланды.   Анда, экологик хәлне яхшыртучы, фәнни хезмәтләрне акча белән тәэмин итү күздә тотыла. “2008 елда Казан, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләре өчен 3 стационар җайланма һәм Казанга  күчмә лаборатория алырга исәплибез”, - дип  министр алдагы планнар белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International