Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыру

2007 елның 3 декабре, дүшәмбе

Кешедә дөньядагы барлык җан ияләренең яшәеше өчен җаваплылык хисен уяту өчен, аңа экологик тәрбия бирү һәм мәгариф системасында Җир Хартиясе принципларын гамәлгә ашыру шарт.

Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә оештырылган Җир Хартиясе принциплары нигезендә белем учрежденияләрендә тотрыклы үсеш проблемаларын өйрәнү буенча “Җир - туган йортыбыз” Республика фәнни-гамәли семинарыда сүз алып барылды.

Чарага килүче кунакларны балалар  рәсем күргәзмәсе каршы алды.

Беренчеләрдән булып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, география фәне кандидаты А.И.Щеповских чыгыш ясады. Ул министерство эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды, алдагы планнар белән уртаклашты.

Семинар барышында “Яшел йорт” тәрбия һәм белем экология үзәге һәм Саба муниципаль районы Урман хуҗалыгы урта мәктәбе эшчәнлеге презентациясе булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International