371 очракта хокук бозучылар муниципаль район һәм шәһәрләрнең төзеклегенә зыян китергән өчен җавапка тартылачак (Казанда 153 очрак теркәлгән). 96 очракта тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозганга ( шулардан 55е – Казанда, 40ы – Яр Чаллыда), 64 очракта калдыкларны эшкәрткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгәнгә җәза биреләчәк.
Гомумән, ел башыннан бирле ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 3711 тапкыр экология өлкәсендә хокук бозу очрагы теркәлгән. Шулардан 2496сы - муниципаль район һәм шәһәрләрнең төзеклегенә зыян китерү, 529ы - тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу, 296сы – җитештерү һәм кулланылыш калдыкларын эшкәрткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне, 202се – урамда сәүдә итүне оештыру тәртипләрен үтәмәү очрагы.
Экологияне бозу буенча Татарстанда бер атна эчендә 6 җинаять эше кузгатылган. Минзәлә районының Дусай авылында янындагы Түбән Кама сусаклагычыннан законсыз рәвештә балык тоткан Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче гражданин үз эше өчен суд каршында җавап бирәчәк. 7 февраль көнне браконьердан 30 корбан балыгы, 15 кысла, 4 чуртан һәм ау ятьмәсе алынган. Зыянның күләме әле ачыкланмаган. Тагын бер Чаллы гражданины Минзәлә шәһәре янындагы Ык елгасыннан законсыз рәвештә балык тоткан вакытта кулга алынган. Ул китергән зыян 3171 сум күләмендә дип бәяләнгән.
Тукай районының Әзмүш авылы каенлыгында законсыз рәвештә агач кисүче тоткарлана. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче әлеге кеше китергән зыян 25332 сум күләмендә дип бәяләнгән.
Шулай ук Алабуга шәһәре гражданинының, 2004 елның 1 маеннан башлап, 2008 елның 1 февраленә кадәр, төрле физик һәм юридик шәхесләр белән килешү төзеп, калдыкларны эшкәртү буенча шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүе, моннан 8737 мең сум күләмендә табыш алуы ачыкланган.Буа шәһәре гражданины исә 2008 елның гыйнвар аенда Куланг тимер юл станциясе янындагы урман полосасыннан законсыз рәвештә өрәңге агачы кискәндә тоткарланган. Зыян күләме 12 мең 226 сум дип бәяләнгән.