ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2007 ел
чәршәмбе
 Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының коллегия утырышы үтте. Анда 2006 елда өлкәдә башкарган эшләргә йомгак ясалды һәм 2007 елда бурычлар тәгаенләнде. Тема буенча төп чыгышны экология һәм табигать байлыклары министры Ирина Ларочкина ясады.
  Аның сүзләренә караганда, 2006 елда республиканың җир байлыкларын өйрәнүгә һәм минераль-чимал чыганакларын яңадан җитештерүгә 2 миллиард 248 миллион 500 мең сум юнәлтелә. Шул исәптән федераль бюджеттан - 115 миллион 600 мең, Татарстан Республикасы бюджетыннан - 100 миллион сум, нефть компанияләре бюджетыннан - 2 миллиард 15 миллион сум бүлеп бирелә. 2005 ел белән чагыштырганда, бу өлкәгә юнәлтелгән акча 446 миллион сумга күбрәк була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International