Чистай шәһәренең 13 нче номерлы экология мәктәбендә барлык гомуми белем бирү учрежденияләре директорлары катнашында семинар узды

2008 елның 25 феврале, дүшәмбе

Монда шәһәр һәм районның барлык мәктәп җитәкчеләре һәм экология укытучылары катнашты.

Семинар Чистай шәһәренең мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе һәм 13 нче номерлы экология мәктәбе тарафыннан оештырылды.

Программа буенча дәрес һәм дәрестән тыш  чаралар каралды. Шулар арасыннан  “Регион сулыкларының сыйфаты. 7 Б классының тикшеренү эшчәнлеге” темасына үткәрелгән экологик түгәрәк кунакларда аеруча зур кызыксынучанлык һәм соклану хисләре уятты.

Семинарда катнашучылар мәктәпнең экологик музее белән дә танышты.

“Гаилә елына старт” темасына оештырылган түгәрәк өстәл барышында Идел-Кама территориаль идарәсе һәм “Чистые Луга” дәүләт тыюлыгы белән берлектә оештырылачак экологик юнәлешле чаралар планлаштырылды.

Семинар укучыларның концерты белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International