Әлеге чара, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән, Татарстан республика Бөтенроссия табигать саклау җәмгыяте тарафыннан оештырылды.
Конференциядә ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Анатолий Щеповских, ТР Экология һәм табигый байлыклар министры киңәшчесе Наил Газеев, шәһәр Думасы вәкилләре, төп архитектура идарәсе җитәкчеләре, югары белем уку йорты галимнәре, Казан шәһәре экология җәмәгатьчелеге катнашты.
“Очрашуның төп максаты – Казан шәһәре мохитен тәртипкә китерү һәм шәһәрнең кыйммәтле табигый объектларын саклап калу буенча дәүләт һәм җәмгыять структураларының тырышлыкларын яраштыру”, -дип ачыклык кертте Татарстан республика Бөтенроссия табигать саклау җәмгыяте рәисе урынбасары Т.Ф.Лядова.
1997 елдан бирле БТСҖ Татарстан республика Киңәшмәсе, Казан шәһәренең экологик каркасын төзүче табигый участокларын саклап калу буенча, эш алып бара. Шушы вакыт эчендә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, табигать саклау прокуратурасы һәм Татарстан республика Бөтенроссия табигать саклау җәмгыятенең уртак тырышлыклары белән урынсыз һәм экологик яктан нигезсез җирне читкә юнәлдерү һәм тиешсез урында төзелеш алып бару омтылышлары туктатылды.