Министрның Әлмәт шәһәренә эш сәфәре

2012 елның 13 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров - Әлмәт муниципаль районы кураторы - Әлмәт муниципаль районы Советының XII сессиясе эшендә катнашты. Аның төп темасы район башлыгын сайлау булды. Сессия Әлмәтнең драма театры бинасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды.
Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт муниципаль районы башлыгы һәм Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе вазифасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Мәҗит Салихов кандидатурасын тәкъдим итте.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә, Әлмәт муниципаль районы башлыгы һәм Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе итеп бертавыштан Мәҗит Салихов сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International