Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты тарафыннан, нефть һәм нефть продуктлары белән пычрануга дучар булган территорияләрдә имин әйләнә-тирә мохитне тәэмин итү максатларында, аеруча саклана торган территория һәм объект җирләре өчен рекультивация һәм башка тергезү эшләре башкарылганнан соң, Татарстан Республикасының ачык соры урман һәм соры урман туфракларындагы нефть һәм аның трансформациясе продуктларының рөхсәт ителгән калдык микъдарының төбәк нормативлары эшләнде.
Әлеге нормативларның материаллары, Россия Федерациясе Табигый байлыклар министрлыгының 12.09.2002 елда кабул иткән 574нче санлы Боерыгы белән расланган “Рекультивация һәм башка тергезү эшләре башкарылганнан соң туфраклардагы нефть һәм аның трансформациясе продуктларының рөхсәт ителгән калдык микъдарының нормативларын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча вакытлы рекомендацияләр” нигезендә, хәзерге вакытта дәүләт экология экспертизасын узарга әзерләнә. Иҗтимагый экология экспертизасын үткәрергә теләгән иҗтимагый оешмалар һәм гражданнар, закон нигезендә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтында тиешле тәртиптә материаллар белән таныша ала. Адресы: Казан шәһәре, Даурия ур., 28. Элемтә өчен җаваплы зат: Петров Андрей Михайлович, тел.: 8(843) 295-19-30.