“Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика” II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләре

2012 елның 5 марты, дүшәмбе

Бүген “Татмедиа” агентлыгында “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика” II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе узды.
Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Андрей Калайда, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов катнашты.
Журналистларга Андрей Калайда аңлатып үткәнчә, “Экологик иминлекнең актуаль проблемалары” секциясе эшендә 518 галим һәм белгеч, шул исәптән 60 фән докторы һәм 69 фән кандидаты катнашкан. Әйдәп баручы галимнәр - Әзербайҗан, Украина, Белоруссия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа академия һәм фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә экологик иминлекне тәэмин итүдә өр-яңа проектлар һәм соңгы казанышлар турында сөйләгән. Секция эшендә Россия Федерациясенең барлыгы 18 субъекты вәкилләре катнашкан.
Секциянең пленар утырышында 42 доклад тыңланган, алар кысаларында атмосфера һавасын, өске су объектларын пычранудан саклауның инновацион алымнары, калдыкларны утильләштерү, экологик күзлектән куркынычсыз азык-төлек продуктлары җитештерү өлкәсендә нәтиҗәле проектлар каралган.
Рәсми затларның чыгышларыннан соң, журналистлар “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика” II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләренә кагылышлы барлык кызыксындырган сорауларын бирә алды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International