Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров Урта Кабан күлен чистарту чаралары буенча тәкъдимнәр әзерләүче ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышын үткәрде.
Урта Кабан күленә аерым һәм шәһәр коллекторлары буйлап эләгә торган сәнәгать юынтык суларын агызуны бетерү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә Казан шәһәре башкарма комитеты; табигатьне саклау өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәләре; Түбән Идел бассейны су идарәсенең Татарстан Республикасы буенча су ресурслары бүлеге; Урта Кабан күленең су алу мәйданында урнашкан предприятие вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре катнашты.
Спортның ишү төрләре үзәге урнашу сәбәпле, Урта Кабан күле 2013 елгы Универсиаданың мөһим объектларыннан берсе санала. Шуңа бәйле рәвештә, Универсиаданы үткәрүгә әзерлек кысаларында, Урта Кабан күлендәге су сыйфатын экологик иминлек өлкәсендә халыкара таләпләргә яраклаштыруга юнәлтелгән барлык мөмкин чаралар күрелә.
2011 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре, күл ярларында урнашкан объектларны билгеләү һәм сәнәгатьнең юынтык һәм яңгыр-кар сулары агып төшүне ачыклау максатыннан, Урта Кабан күленең яр буйларын тикшерде. Нәтиҗәдә, Урта Кабан күлендә яңгыр-кар, сәнәгать һәм хуҗалык-көнкүреш сулары ага торган 27 урын ачыкланды һәм тикшерелде. Министрлык белгечләре сулар аккан һәр җирдән пробалар алды, аларның анализы күлгә һәркайдан диярлек яңгыр-кар сулары өчен хас булмаган һәм микъдарлары билгеләнгән нормадан күпкә артып китә торган пычраткыч матдәләр булуын күрсәтте.
Казан шәһәр башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев юынтык сулар канализациясе челтәрләрен инвентарьлаштыру нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Киңәшмә барышында шулай ук Урта Кабан күленең су алу мәйданында урнашкан предприятие вәкилләренең докладлары тыңланды, алар чистартылмаган юынтык сулар агызуны туктату буенча күрелгән чараларга багышланган иде.
Предприятиеләр һәм оешмалар алдына 2012 ел азагына кадәр Кабан күлләре системасына санкциясез рәвештә юынтык сулар агызуны тулысынча бетерү бурычы куелды. Юынтык сулар канализациясенең күлгә чыккан торбалары, гамәлдәге законнар нигезендә, чистартылырга тиеш. Бу кагыйдә үтәлмәгән очракта, иң катгый чаралар, хәтта эшчәнлекне туктату кулланылачак.