Бүген Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИның Әлмәт филиалында, ел саен үткәрелә торган Фән атнасы кысаларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Рамил Низамов катнашында “Техник-технологик инновацияләрне үстерү базисы буларак, Россия вузларында фән” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды.
Фәнни-гамәли конференциядә әйләнә-тирә мохитне саклауның төрле юнәлешләре буенча 10 эш тәкъдим ителде:
- кар катламы буенча Әлмәт шәһәренең атмосфера һавасы пычрануын тикшерү;
- экологияле сәнәгый җитештерүне оештыру юнәлеше;
- “Әлмәт технологик транспорт идарәсе” предприятиесендә экологик иминлекне тикшерү һәм анализлау;
- “Әлмәт нефть” нефть-газ табу идарәсенең экологик һәм сәнәгый иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чыгымнар;
- “Татнефть” ААҖдә экологик иминлек;
- яңгыр суы: файдалану мөмкинлекләре һәм башкалар.
Пленар өлеш барышында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге иң яхшы эшләрнең авторларына дипломнар һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабы тапшырылды. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе мәгълүматлары буенча.