ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәләре белгечләре җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча техник укуларда булдылар, алар Баулы шәһәрендә үткәрелде.


27
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, министрлыклар һәм тармаклар вәкилләре, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, прокуратура органнары, ВУЗлар, иҗтимагый экологик оешмалар белән берлектә, барлык муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының барлык гомуми урта белем бирү учреждениеләрендә (1700ләп мәктәптә), “Планетаны чүп-чардан чистартыйк” Халыкара көненә багышлап, “Чисталык дәресе” бөтенреспублика акциясе үткәрә.

25
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

27 сентябрьдә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, барлык муниципаль район һәм шәһәр округларының гомуми белем бирү учреждениеләрендә “Планетаны чүп-чардан чистартыйк” дип аталган халыкара көнгә багышлап “Чисталык дәресе” бөтенреспублика акциясе үткәрәчәк.


24
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе

23 сентябрь көнне Казанда, илнең бүтән күп шәһәрләрендәге кебек, Бөтенроссия йөгереш көне “Милләтләр кроссы-2012” булып узды, анда министр Артем Сидоров җитәкчелегендә Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнашты.


21
сентябрь, 2012 ел
җомга

22 сентябрь – Халыкара автомобильсез көн. Ул 1998 елда Франциядә барлыкка килгән, һәм анда бары тик ике дистәгә якын шәһәр катнашкан иде. 2001 елга исә бу хәрәкәткә дөньяның 35 иленнән меңнән артык шәһәр кушылып китте, һәм ул традициягә әверелде.


17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе

15 сентябрьдә, “Эшләрбез!” бөтендөнья өмәсе кысаларында, “Яшел патруль” хәрәкәте активистлары башлангычы белән, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Тинчурин скверы, Техниклар урамындагы Ишкәкчеләр каналы, Яруллин һәм Вахитов урамнары чатында урнашкан күл буе территорияләрен җыештыруны оештырды. Өмәдә җирле халык һәм Казан шәһәренең иҗтимагый оешмалары катнашты.

8, 15, 16 сентябрьдә “Төзүче” спорт комплексында мини-футбол ярышлары булып узды. Анда 26 команда (300 чамасы кеше) катнашты.


12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген “Корстон” мәдәният-күңел ачу комплексында “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм Табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советының Экономика, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Валерий Васильев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Премьер-министр урынбасары – Татарстан авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “Яшел планета” Бөтенроссия экологик иҗтимагый балалар хәрәкәте җитәкчесе Марина Медведева (Мәскәү ш.) һәм башкалар катнашты.


11
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

Иртәгә 10.00дә “Корстон – Казан” сәүдә-күңел ачу кунакханә комплексында “ЭКО-лидер” һәм “Кеше һәм Табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.


10
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәт шәһәрендә “Нефть-газ комплексы объектларында әйләнә-тирәлекне саклау” дигән 30нчы Бөтенроссия фәнни-җитештерү конференциясе ачылды, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International