Татарстанда “Чисталык дәресе” уздырылачак

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе

27 сентябрьдә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, барлык муниципаль район һәм шәһәр округларының гомуми белем бирү учреждениеләрендә “Планетаны чүп-чардан чистартыйк” дип аталган халыкара көнгә багышлап “Чисталык дәресе” бөтенреспублика акциясе үткәрәчәк.

“Чисталык дәресе”ндә 2–11 класс укучылары катнаша.

Республикабызда өченче тапкыр үткәрелә торган “Чисталык дәресе”нең төп бурычлары булып яшь буынның экологик белемнәре дәрәҗәсен күтәрү, мәктәп балаларында туган як табигатенә сак караш тәрбияләү, дөньяга экологик караш формалаштыру, Татарстанда өзлексез экологик белем бирү һәм агарту системасын яклау һәм үстерү тора.

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International