Халыкара автомобильсез көнгә кушылыйк!

2012 елның 21 сентябре, җомга
     22 сентябрь – Халыкара автомобильсез көн. Ул 1998 елда Франциядә барлыкка килгән, һәм анда бары тик ике дистәгә якын шәһәр катнашкан иде. 2001 елга исә бу хәрәкәткә дөньяның 35 иленнән меңнән артык шәһәр кушылып китте, һәм ул традициягә әверелде.
     Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республикада яшәүче барлык халыкны Халыкара автомобильсез көнгә кушылырга чакыра. Татарстанның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәр кеше үзеннән анык өлеш кертергә мөмкин дип ышанабыз!

Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International