Чисталык дәресе

2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, министрлыклар һәм тармаклар вәкилләре, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, прокуратура органнары, ВУЗлар, иҗтимагый экологик оешмалар белән берлектә, барлык муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының барлык гомуми урта белем бирү учреждениеләрендә (1700ләп мәктәптә), “Планетаны чүп-чардан чистартыйк” Халыкара көненә багышлап, “Чисталык дәресе” бөтенреспублика акциясе үткәрә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Чисталык дәресен” 5нче лицейда, 2нче һәм 4 класс укучылары өчен үткәрде. Дәрес экологиянең нәрсә булуы, әйләнә-тирәлекне саклау өчен һәр кешенең нәрсә эшли алуы турында мавыктыргыч әңгәмә рәвешендә узды. Дәрес барышында балалар табигатькә сак караш турындагы, министрлык тарафыннан махсус әзерләнгән фильмны карадылар. Казан ш. балалар экологик-биологик үзәгендәге “Кояшлы шәһәр” балалар экологик театрының иҗаты коллективы флора һәм фауна, аларның кеше белән мөнәсәбәте турындагы “Акыл буенча туганнар” спектаклен күрсәтте.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан 5нче лицейга экологиягә багышланган әдәбият бүләк ителде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International