Бүген Әлмәт шәһәрендә “Нефть-газ комплексы объектларында әйләнә-тирәлекне саклау” дигән 30нчы Бөтенроссия фәнни-җитештерү конференциясе ачылды, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашты.
Конференцияне “Татнефть” ААҖ, Нефтьче һәм газчыларның акад. И.М.Губкин ис. фәнни-техник җәмгыяте һәм “Нефть хуҗалыгы” журналы оештырды.
Конференцияне ачканда “Татнефть” ААҖнең баш инженеры һәм генераль директорның җитештерү буенча беренче урынбасары Наил Ибраһимов катнашучыларны компаниянең тарихы, табигатьне саклау эшчәнлеге, нефтьчеләр оештырган күргәзмәгә куелган бүгенге казанышлары белән таныштырды.
Конференция эшендә Россиянең нефть һәм газ компанияләренең, министрлык һәм тармакларының, табигатьне саклау буенча коммерцияле структураларының эш башкаручы белгечләре катнаша.