Татарстанның башкарма власть һәм дәүләт органнарының II Спартакиадасындагы мини-футбол турниры

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе

8, 15, 16 сентябрьдә “Төзүче” спорт комплексында мини-футбол ярышлары булып узды. Анда 26 команда (300 чамасы кеше) катнашты.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җыелма командасы, министр Артем Сидоров җитәкчелегендә, кискен көрәштә ныклы характер күрсәтеп, иң көчле 5 команданың берсе булуга иреште.

Алты төр ярышлардан соң Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы министрлык һәм тармакларның 34 командасы арасында мактаулы 4нче урынны алып тора.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International