23 сентябрь көнне Казанда, илнең бүтән күп шәһәрләрендәге кебек, Бөтенроссия йөгереш көне “Милләтләр кроссы-2012” булып узды, анда министр Артем Сидоров җитәкчелегендә Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнашты.
Казанда 21 меңнән артык кешене берләштергән ярышлар 4 урында берьюлы узды. Мирный бистәсендәге Каенлыкта узганы үзәк ярыш булды.
Ярышларны ачу тантанасында ясаган сәламләү чыгышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, бу көнне Каенлыкка спортны иң нык яратучы казанлылар җыелды, дип билгеләп узды.
Кросста берничә дистә мең кеше: спортчылар, спорт ветераннары, мәктәп укучылары, студентлар, балалары белән гаиләләр, шулай ук велосипедчылар ирекле рәвештә катнашты.
Министрлыкның матбугат хезмәте