Җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча техник укулар

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәләре белгечләре җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча техник укуларда булдылар, алар Баулы шәһәрендә үткәрелде.
Сәламләү сүзләре белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Баулы муниципаль районы администрациясе башлыгы Альберт Хәбибуллин чыгыш ясады.
Чарада Татарстанның районара табигатьне саклау прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов, “Баулынефть” нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Марат Җәләтов, “Недрапроект” ҖЧҖ НПФ генераль директоры Камил Шәйхетдинов, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен көйләү идарәсе башлыгы Радик Гайнетдинов һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәләре башлыклары катнашты.
Техник укулар кысаларында җирле әһәмияткә ия булган җир асты участокларындагы байлыклардан файдалану, җир участоклары ияләренең, җирдән файдаланучыларның, җирбиләүчеләрнең һәм җир участокларын арендалаучыларның гомум таралган файдалы казылмалар чыгаруы буенча актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Шулай ук “Баулы Автодор-Неруд” ҖЧҖ җир асты байлыкларыннан файдалану объектына (Көньяк Кызылъяр яткылыгына) барып практик шөгыль үткәрелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International