15 сентябрьдә, “Эшләрбез!” бөтендөнья өмәсе кысаларында, “Яшел патруль” хәрәкәте активистлары башлангычы белән, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Тинчурин скверы, Техниклар урамындагы Ишкәкчеләр каналы, Яруллин һәм Вахитов урамнары чатында урнашкан күл буе территорияләрен җыештыруны оештырды. Өмәдә җирле халык һәм Казан шәһәренең иҗтимагый оешмалары катнашты.
Өмәнең төп максаты булып җәмгыятьтә калдыкларга карата мөнәсәбәт нормалары тәрбияләү торды.
Өмә Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында да уздырылды. Анда Алабуга һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләр аеруча актив катнашты.
Чаллыда, мәсәлән, өмә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, Чаллының Комсомол, Үзәк, Автозавод башкарма комитетлары ярдәмендә уздырылды. Проектны оештыруда “Түбән Кама” милли паркы, “Эш Лигасы”, “Орион” яшьләр үзәге дә катнашты. Өмә үткәрүгә башлангычны “Чүп.Бүтәнчә.Юк.Чаллы” экологик хәрәкәте бирде. Өмәдә 500дән артык кеше катнашты. Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә шәһәрнең чисталыгын саклау эшендә актив катнаштылар.
Бу көнне бөтен Россиядә меңнәрчә кеше үз шәһәрләрен чистарак итү өчен урамнарга чыкты.
Бердәм җыештыру көне беренче тапкыр 2008 елда Эстониядә үткәрелгән, анда 50 меңнән артык кеше катнашкан иде. 2011 елда бу чара инде “Эшләрбез!” шигаре астында дөньяның 16 илендә үткәрелде, анда катнашучылар 2.7 миллионнан артык булды. 2012 елда исә бу экологик акция халыкара формат алды: өмә 85 илдә яшәгән 300 миллион иреклене берләштерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте