Санитар-экологик икеайлык барышында Татарстанда 7 меңгә якын бозыш ачыкланган

2013 елның 24 мае, җомга
Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрү чорында 6 мең 872 бозыш ачыкланган. Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә шундый санны әйтте.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.
Тикшерүләр буенча 3625 беркетмә төзелгән. Республиканың 127 предприятие һәм оешмасы, 748 вазифалы заты җаваплылыкка тартылган. Кылынган бозышлар өчен барлыгы 11 миллион 480 сумлык штрафлар салынган. Бозучыларга барлыгы 39 миллион 477 мең сумлык дәгъва белдерү буенча эш оештырылган.
“Икейайлык нәтиҗәләре буенча республикада тулаем 1281 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланды. Бу шактый зур сан, ләкин шунысын әйтергә кирәк, – без барлык бозышларны күләменә һәм мәйданына бәйсез рәвештә теркәп барабыз”, – дип белдерде Артем Сидоров.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International