Җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрен файдалану хокукына аукционнар үткәрелде
2013 елның 21 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында төзелеш комын геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районындагы “Татар Шатрашаны яткылыгы”, мергель эзләү һәм чыгару максатында Казан шәһәренең Киров районындагы “Аракчино”, ком һәм ком-вакташ токымнарын геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районындагы “Үрьяды” җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрен файдалану хокукына аукционнар үткәрелде.