Индустрия оешмалары җитәкчеләренең куркынычлы индустриаль калдыкларны утильләштерү мәсьәләсе буенча Бөтенроссия киңәшмәсе

2013 елның 21 мае, сишәмбе
Бүген Түбән Новгородта индустрия оешмалары җитәкчеләренең куркынычлы индустриаль калдыкларны утильләштерү мәсьәләсе буенча Бөтенроссия киңәшмәсе уздырыла. Аның эшендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнаша.
Бу чара Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган 2013 елда Россия Федерациясендә әйләнә-тирәлекне саклау елы үткәрү буенча төп чаралар планын (26.11.2012 № 2189-р) һәм 2013 елда Россия Федерациясендә әйләнә-тирәлекне саклау елы үткәрүнең төп чараларын тормышка ашыру буенча Россия Табигать күзәтчелеге планын (21.01.2013 № 25) тормышка ашыру максатларында һәм тагы да түбәндәге максатларда оештырып үткәрелә:
– Россия Федерациясендә калдыклар барлыкка килүне аларны икенчел ресурс сыйфатында хуҗалык әйләнешенә кертү юлы белән кыскарту;
– Россия Федерациясендә икенчел ресурсларны индустриаль әйләнешкә кертүгә һәм илдә барлыкка килә торган калдыклар күләмен киметүгә ярдәм итә торган эшкәртү тармагын булдыру.
Киңәшмә индустрия оешмалары, Россия Федерациясенең башкарма хакимият органнары, индустриаль калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерүгә, шуның өчен җиһазлар чыгаруга махсуслашкан Россия һәм чит ил компанияләре вәкилләре өчен очрашу һәм фикер алышу мәйданы буларак күзаллана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International