Нева Халыкара экологик конгрессы

2013 елның 21 мае, сишәмбе
Бүген Санкт-Петербургта VI Нева Халыкара экологик конгрессы үткәрелә. Конгрессның темасы “Экологик культура – экологик проблемаларны чишүнең нигезе” дип бирелгән. Анда биотехнологияләр, экология өлкәсендә инновацияләрне үстерү, экологик страхованиеның хокукый һәм хокук куллану аспектлары, җитештерү һәм көнкүреш калдыкларын утилизацияләү проблемаларын тикшерү күздә тотыла. Конгресс эшендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнаша.
Конгресс кысаларында Таврия бакчасында макулатура һәм куркынычлы калдыкларны җыю акциясе уздырылачак, ЭКО кинотеатры ачылачак, анда экологик юнәлешле иң яхшы документаль, нәфис һәм анимацион тасмалар күрсәтеләчәк. Катнашучылар Петербургны су басулардан саклау корылмалары комплексына барачаклар. Җәйге бакчада Халыкара Биологик төрлелек көненә багышланган фотокүргәзмә ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International