Казан бистәләре буйлап рейд

2013 елның 22 мае, чәршәмбе
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе белән берлектә, башкаланың бистәләре буйлап пресс-рейд оештырды. Рейд барышында Салмачы һәм Көек бистәләре арасындагы территориядә рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары чүплеге ачыкланды. Көнкүреш һәм төзелеш чүп-чарларын якындагы чокырга аударганнар. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторларының әйтүенә караганда, бу төбәктә, табигать саклау законнарын бозучыны ачыклау максатыннан төнге рейдлар үткәреләчәк. Инспекторлар шулай ук  Салмачы һәм Алтан бистәләрендә көнкүреш калдыкларын урнаштыру һәм чыгару кагыйдәләре бозылуны ачыкладылар. Чүп-чар вакытында чыгарылмау аркасында контейнер мәйданчыклары янында өемнәр барлыкка килә, кәгазьләр һәм полиэтилен пакетлар очып тарала. Шул бозулар буенча административ беркетмә төзелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International