ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Казанның Вахитов районындагы Татар телендә укытулы 27нче гимназиясендә (Эсперанто ур. 48) “Кулланылган бәтәрәйләрне җый – планетаны коткар!” экологик акциясе узачак. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән 4нче сыйныф укучылары өчен оештырыла. Чараның максаты – яшь буенда экологик белемнәр тарату, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү.

12
сентябрь, 2014 ел
җомга
16 сентябрьдә Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара озон катламын саклау көненә багышланган “Чисталык дәресе” экологик тәрбия акциясе үткәрелә.
Чараның максаты – яшь буынга экологик белемнәр иңдерү, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплылык, экологик караш тәрбияләү, Татарстанда өзлексез экологик белем бирү системасын яклау һәм үстерү.

11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Чаллының Элеватор тавы бистәсендә атмосфера һавасына дәүләти экологик күзәтчелек үткәргәндә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре хосусый эшмәкәр С.А.Красоткинаның җитештерү базасын тикшерделәр.

10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министрлык хезмәткәрләре өчен “Мәктәп эко-патруле” кушымтасын кую һәм видеоэлемтә режимында эшләтү буенча өйрәнү үткәрелде. Проект Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республиканың гомуми белем оешмалары өчен әзерләнгән. Конкурсның идеясе шунда ки – мобиль телефоны булган һәр укучы буш вакытында чүплекләрне фотога төшереп, колл-үзәк фильтры аша тапшыра алырга тиеш, ә анда һәр укучы, класс, мәктәп, муниципалитет буенча статистика формалашачак.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Норлат шәһәре Куйбышев урамы 59А йортында урнашкан “Промочистка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен тикшереп, аның РФ Су кодексының 11 ст. 2 өлешен бозуын ачыклады. “Промочистка” ҖЧҖнең чистарту корылмаларыннан юынты сулар Кондырча елгасына су объектыннан файдалану хокукын нигезләүче документларсыз агызылган.
Татарстанның Мөслим районы Игенче авылында чишмә яңартып корылды. Яңарту тантанасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов та катнашты.

9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары “Глобойл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эшчәнлеген тикшереп, табигать саклау законнары бозылуны ачыкладылар. Чаллы-Әлмәт автоюлының 57нче километрында урнашкан 236нчы автоягулык станциясендә зарарлы (пычраткыч) матдәләр атмосферага тиешле рөхсәтсез чыгарыла, ә бу “Атмосфера һавасын саклау турындагы” № 96-ФЗ 04.05.1999 федераль законының 14 ст. 1 өлешенә, “Әйләнә-тирәлекне саклау турындагы” № 7-ФЗ 10.01.2002 федераль законының 23 ст. 4 өлешенә каршы килә.

8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының кадрлар резервына кертелү хокукына конкурсның II этабы үткәрелде. Анда 56 кеше катнашып, 28е җиңүче дип танылды.
Әлмәт дәүләт нефть институтында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов студентлар, профессорлар һәм укытучылар белән очрашты. Очрашуда Татарстанның әйләнә-тирәлеген саклау һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләре тикшерелде.

5
сентябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Казанда, Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” IX халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Анда Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтыннан, Псков дәүләт университетының Техносфералар куркынычсызлыгы кафедрасыннан, Орел дәүләт университеты – укыту-фән-җитештерү комплексының Төзелеш конструкцияләре һәм материаллары кафедрасыннан, Самар дәүләт техник университетының Химик технология һәм индустриаль экология кафедрасыннан, Екатеринбург ш. Урал дәүләт урман-техник университетыннан белгечләр, Татарстанның эре индустриаль предприятиеләре вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International