Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының автопаркы яңа автомобильләр белән тулыланды. Министрлык балансына Россиядә җитештерелгән 17 автомобиль – 8 “Нива”, 8 Лада Гранта һәм “Газель” базасындагы күчмә лаборатория керде.
Министрлык инспекторларына яңа автомобильләрнең ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантана Казанда, Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залы каршындагы мәйданда үткәрелде. Шунда ук, Президент барында, белгечләрБүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге белгечләре “Лукойл-Уралнефтепродукт” ҖЧҖнең бер автоягулык станциясендә (Казан, Космонавтлар ур. 46) мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системасын карады.
2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларга ярашлы срокларда җиһазлау белән шөгыльләнә