Яшь биологлар һәм экологлар VII “Еланчык” шәһәр экология форумында катнашырга чакырыла. Ул яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән озайлы ачык “Зилант” экологик проекты кысаларында 9 апрельдә Казан балалар экология-биология үзәгендә үткәрелә. Кече классларда укучылар форумының төп темасы: “Татарстан туфракларын саклау”.
Эш шундый юнәлешләрдә алып барыла:
1. Фәнни-тикшеренү: “Үсемлекләр экологиясе” (үсемлек, гөмбә һәм лишайникларның биологик һәм экологик үзенчәлекләрен тикшерү); “Хайваннар экологиясе” (хайваннар биологиясе һәм экологиясе, үзен тотышы өлкәсендәге тикшеренүләр); “Кеше экологиясе” (социаль-табигый тирәлек факторларының кеше саулыгына йогынтысы); “Кеше һәм аның табигый тирәлеге” (кешенең әйләнә-тирә табигать белән бәйләнеше) дигән 4 тематик секциядән тора:
2. Табигать саклау: секциядә шәһәр һәм шәһәр яны территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү, мәктәп яны территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү, сыерчык оялары һәм җимлекләр ясау, табигать саклау акцияләрендә катнашу кебек шәхси гамәлләрне чагылдыручы эшләр карала.
3. Агарту: конкурс стена газеталары, әдәби иҗат (хикәя), плакатлар, рефератлар номинацияләре буенча үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте