“Кәгазьдән ясыйбыз” балалар иҗаты конкурсына эшләр 17 марткача кабул ителә. Конкурс балаларны гамәли иҗатка җәлеп итү һәм иҗат аша табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Аны оештыручылар – Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Балаларның Казан экология-биология үзәге. Чарада 1-11 класс укучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәп укытучылары, балаларның экологик иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнаша ала. Эш темалары: А3 форматындагы кәгазьдә ясалган эшләр, оригами ысулындагы эшләр, квиллинг, паспартуга кысаланган кәгазь пластика, иң күбе А3 форматындагы, 30 см, дан биек булмаган күләмле кәгазь эшләнмәләр.
Тулырак белешмәләр Казан экология-биология үзәгенең рәсми сайтының “Балалар өчен экологик чаралар” бүлегендә.
Министрлыкның матбугат хезмәте