Мәгариф һәм мәдәният оешмалары балалар театр коллективларының “Аллы-гөлле сәхнә” II республика экологик фестиваль-конкурсында катнашырга чакырыла. Чара 26-27 апрельдә 15.00дә Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге сәхнәсендә үткәрелә. Катнашучылар 6-9 яшьтәгеләр, 10-13 яшьтәгеләр, 14-18 яшьтәгеләр төркемнәренә бүленә. Номинацияләр: “Экологик спектакльләр” (дәвамы чикләнмәгән), “Экологик агитбригадалар” (10-15 минутлык булса яхшы), “Экологик миниатюралар” (10 минутка кадәр, жанры чикләнмәгән).
Чараның максаты – балаларда экологик культура һәм сәхнә осталыгы формалаштыру, табигатькә кешеләрчә караш пропагандалау.
Министрлыкның матбугат хезмәте