Фәрит Габделганиев: «Чисталыкка омтылу һәркемнең йөрәгендә булырга тиеш»

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Бүген экология министры Фәрит Габделганиев Казанның 7нче гимназиясендә 2 “б” класс укучылары өчен “Уенлы экология” дәресен үткәрде. Ул класста “Мәктәп экопат­руле” конкурсында әлегә иң күп балл туплаган Ксения Малафеева укый. 1 сентябрьдән алып ул инде рөхсәтсез калдык ташлау урыннары турында 10 хәбәр җибәреп өлгергән. Министр кызга активлыгы өчен рәхмәт белдерде һәм: “Чисталыкка омтылу һәркемнең йөрәгендә булырга тиеш. Безгә чүплекләрне фотога төшереп җибәрүче балалар үзләре беркайчан да табигатькә каршы җинаять кылмас дип ышанам”, – диде.

Алты ай эчендә “Мәктәп экопатруле” конкурсына 1000нән артык хәбәр кергән. Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Минзәлә мәктәпләрендә укучылар иң актив.

“Мәктәп экопатруле” конкурсы икенче елын үткәрелә, оештыручылары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министр­лыгы, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы. Быелгы яңалыкларның берсе – җитештерү һәм куллану калдыкларны тиешсез урында автотранспорттан ташлау­ны видеога төшергән өчен 10 балл бирелү. Мобиль телефоны булган һәр укучы дәрестән тыш вакытында чүплекләрне фотога төшереп, колл-үзәк фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрә ала, анда исә һәр укучы, класс, мәктәп, муниципалитет буенча статистика алып барыла. Һәр чүплек буенча табигать саклау органнары күзәтчелек чаралары күрә, бетерелгән чүплек турында балага фотолы хәбәр җибәрелә. Конкурс максатларында iOS я Android операцион системалары базасындагы мобиль телефон кушымтасы кулланыла. Мәктәп баласы шул кушымта ярдәмендә үзенең edu.tatar.ru порталындагы шәхси кабинетында булган логинын кулланып Конкурста теркәлергә тиеш. Конкурста 1-11 класс укучылары катнаша ала. Иң күп белешмәләр җибәргән актив укучыларга уку елы азагында кыйммәтле призлар биреләчәк.

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International