Калдыклар барлыкка килү турында белешмәләр бирмәгән өчен эшмәкәрләргә 250 мең сумга кадәр штрафлар яный

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан калдыклар белән эш итү хисапларын алу өчен билгеләнгән рәсми срок узды. Законда билгеләнгән шул срокта хисапларын бирмәгән эшмәкәрләргә карата РФ КоАП 8.2 статьясына (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр я бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәүгә”) ярашлы рәвештә административ җаваплылык чаралары кулланылачак. Штраф күләмнәре:

– вазифалы затларга – 10 000 сумнан 30 000 сумга кадәр;

– юридик зат булмыйча эшмәкәрлек итүче затларга – 30 000 сумнан 50 000 сумга кадәр (яисә эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору);

– юридик затларга – 100 000 сумнан 250 000 сумга кадәр (яисә эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору).

Исегезгә төшерәбез, “Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы” федераль законның 18 статьясына ярашлы рәвештә хуҗалык итү я бүтән эшчәнлекләре нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килә торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары вәкаләтле дәүләт хакимияте органнарына калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында белгертү тәртибендә хисаплар бирергә бурычлы. Региональ дәүләти экологик күзәтчелек астындагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары үз хисапларын Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына ел саен 1 мартка кадәр бирергә тиеш.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International